9-нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Алинә Бережная). 9-нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Традицион рәвештә бу датага Казанның Ришвәтчелеккә каршы эш һәм контроль идарәсе мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уеннар сериясен үткәрә. Мәктәп уенының телевизион уеннардан кайсы ягы белән аерылып торуы һәм сорауларның ничек төзелүе турында идарә башлыгы Елена Тощева сөйләде.
Ришвәтчелеккә каршы темага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» беренче мәктәп уены Казанда 2016 елда узды. 4 ел эчендә интеллектуаль көрәштә 28 мәктәп көрәште, планда – шәһәрнең барлык уку йортларын колачлау. Елена Тощева сөйләвенчә, уен форматы балаларга әлеге мөһим теманы яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирә. «Шәһәр һәм ил белән җитәкчелек итәчәк киләчәк буын бездән намуслырак һәм яхшырак булуын телим, – дип билгеләп үтте Е.Тощева. – Балаларның ришвәтчелеккә каршы теманы күбрәк өйрәнүләрен һәм мөмкин кадәр күбрәк уку материалын үзләштерүләрен теләдем, уен да шул нисбәттән оештырылды».
Мәктәп уенында барысы да телевизион уендагы кебек: белгечләр, четерекле сораулар һәм уйлар өчен бер минут вакыт. Башта берничә команда мәктәп күләмендә ярыша, җиңүчеләр шәһәр этабына чыга. «Беренче уеннан соң яныбызга укытучылар килде: алар балаларны дәреслекләр өчен утырта һәм уен белән мавыктыра алган өчен рәхмәт белдерделәр», – дип искә ала Е.Тощева.
Ә уен чыннан да җитди әзерлек таләп итә – барлык 20 мәсьәлә дә ришвәтчелек темасына багышланган. Җиңү өчен терминнарны өйрәнеп кенә калмыйча, дәүләт тарихын да белергә кирәк. Сорауларны Контроль һәм ришвәтчелеккә каршы эш идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән. Сүз уңаеннан, уеннардагы сораулар кабатланмый.
Е.Тощева сүзләренә караганда, балалар һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтә, 4 сезон эчендә бер генә команда да 11 баллдан ким эшләмәгән.
Уен балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Быел Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы гимназиясендә укучылар белән беррәттән укытучылар командасы да уйнады. «Әлеге уен - укытучылар һәм укучыларны берләштерүнең бик яхшы үрнәге. Киләсе елда без барлык мәктәпләргә дә шундый тәҗрибә тупларга киңәш итәчәкбез», - диде Е.Тощева.
Һәр уенга яңалыклар кертелә, быел җиңүче командага чын телевизион уендагы кебек «Бәллүр ябалак» тапшырылды, моңа кадәр иң яхшы команда торт белән бүләкләнгән иде.
Уен белән беррәттән мәктәпләрдә ришвәтчелеккә каршы тематикага плакатлар конкурсы да үткәрелә. Конкурсның идеясе - балалардан. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены үтә торган мәктәпләрнең диварларын һәрвакытта да ришвәтчелеккә каршы тематикага плакатлар бизи, балалар бик тырыша, идеяләр уйлап табалар, шуңа күрә без плакатлар өчен аерым конкурс оештырырга булдык», – дип сөйләде Елена Тощева.
Финалга чыккан эшләрне сайлаганда матурлык, күрсәтелгән тематикага туры килүе, мәгълүмати яктан бай булуы һәм креатив якын килү исәпкә алына. Традицион рәвештә конкурста җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр ала.
«Балаларның күзләре яну, эшкә бирелеп якын килүләре уенны оештыручылар өчен башкарылган эшләргә иң төп бәя булып тора. Әгәр дә катнашырга теләүче балаларның саны елдан-ел арта һәм кызыксыналар икән, димәк, без барысын да дөрес эшлибез», - дип йомгак ясады Елена Тощева.