Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2019, 11:41

Елена Тополева-Солдунова: «Хәйриячелектә системалы проектлар иң зур әһәмияткә ия»

«Игелекле Казан» халыкара форумы эксперты коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар үсеше турындагы фикерләре белән уртаклашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда «Игелекле Казан» халыкара хәйрия форумы үз эшен дәвам итә, ул бөтен Россиядән һәм башка илләрдән коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар һәм хәйрия фондлары вәкилләрен җыйды. Дүртенче ел рәттән РФ Иҗтимагый палатасының коммерциягә нигезләнмәгән секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе, Социаль мәгълүмат агентлыгы директоры Елена Тополева-Солдунова форумның мәртәбәле кунакларының берсе була. Ул коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларны үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Игелекле Казан» форумы ел саен ТР башкаласына коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар экспертларын һәм җитәкчеләрен яңа тәҗрибәләр турында белү һәм хәйриячелекне үстерү өлкәсендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен җәлеп итә. Форумда катнашучыларның күп булуы биредә барлык коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшендә чагылдырыла торган мөһим темалар һәм проблемалар күтәрелүе турында сөйли, дип саный Елена Тополева-Солдунова. «Әгәр кешеләр килә икән, бу форумның сыйфат билгесе. Биредә Казан һәм Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем илебез өчен мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Хәйриячелек культурасын гамәлгә кертү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында без җыелган саен фикер алышабыз. Бу гади генә мәсьәлә түгел - ишарә буенча гына хәл ителми. Моның белән даими шөгыльләнергә кирәк, һәм шул вакытта гына без нәтиҗәгә ирешәчәкбез», – дип саный эксперт.

Соңгы елларда Россиядә хәйриячелек өлкәсе сизелерлек үзгәрә – коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның проектларында даими нигездә күбрәк кеше катнаша. «Без халык динамикасын һәм җәлеп итүчәнлекнең башка дәрәҗәсен билгеләп үтәбез, - дип сөйли Е.Тополева-Солдунова. - Системалы үзгәрешләргә юнәлдерелгән масштаблы, озак вакытлы проектлар арта бара. Мәсәлән, без Казанда ятим балалар өчен балалар йортларын тәмамлаучыларны социальләштерүгә юнәлдерелгән «Игелекле эшмәкәр» проекты тормышка ашырылуын белдек. Бу зур кыйммәткә ия инициативалар. Турыдан-туры ярдәм итү проектлары да бик мөһим, әлбәттә, ләкин без глобальрәк үзгәрешләр телибез икән, системалы проектлар кирәк. Аларның саны арта бара, һәм бу безне сөендерә».

Быел форумның төп темасы коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның милли проектларны тормышка ашыруда катнашуы булды. «Без бүген нәрсә эшләвебез һәм киләчәктә бу илкүләм проектлар буш сүз булып калмасын, нәтиҗәле инструментларга әйләнсен һәм һәр кешегә барып җитсен өчен нәрсә эшли алуыбыз турында уйларга һәм карарлар кабул итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте спикер.

Ел саен үткәрелә торган форумны уздыруның мөһим нәтиҗәләренең берсе – ул коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның уңышлы тәҗрибәләре һәм инициативалары белән алмашу. Әмма уңышлы булмаган проектлар турында фикер алышу өчен дә вакыт бүлеп бирергә кирәк, дип саный Е.Тополева-Солдунова. «Проблемалар турында сөйләргә оялмаска, алар турында фикер алышырга кирәк. Кайчагында конференцияләр үткәрелә, аларда фикер алышуның төп темасы уңышсызлыклар һәм хаталар була. Һәм бу нормаль күренеш – үзеңне мактарга гына түгел, ә барып чыкмаган моментлар турында сөйләргә дә кирәк».

Исегезгә төшерәбез, бүген «Игелекле Казан» форумының икенче көне уза. Анда бөтен илдән, шулай ук Испаниядән, Франциядән һәм Израильдән экспертлар – барлыгы 500-ләп кеше катнаша. 3 ел эшләү дәверендә форумда меңнән артык кеше – Россиянең 30-дан артык шәһәреннән вәкилләр катнашты.

Фоторепортаж
Татарстан башкаласында «Игелекле Казан» халыкара форумы уза, 02.12.2019
Барлык яңалыклар