«Игелекле Казан» форумында коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның федераль проектларны тормышка ашыруда катнашуы турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында узган «Игелекле Казан» форумының пленар утырышында коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашуы темасы күтәрелде. «Күп кенә илкүләм проектлар программаларында коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның катнашуы язылган һәм алар мөһим уенчылар буларак билгеләнсә дә, аларның күбесе мондый конкурсларда катнашу мөмкинлеге турында белми. Бу безгә алга таба нәрсәләр өстендә эшләргә кирәклеге турында сөйли. Без коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга үткәрелә торган конкурслар турында хәбәр итәргә һәм алар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә киңәш итәбез», - дип белдерде РФ Иҗтимагый палатасының Коммерциягә нигезләнмәгән секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе, Социаль мәгълүмат агентлыгы директоры Елена Тополева-Солдунова.
Казанда киләсе елда илкүләм проектлар буенча беренче гомумроссия форумын уздыру планлаштырыла, дип искәртте Елена Тополева-Солдунова. «Без һәр илкүләм проект буенча коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның катнашуына анализ ясадык һәм Россиянең күп кенә субъектларында аларның катнашуы алдан ук каралган, конкурслар үткәрелүен, финанслау, субсидияләр бүлеп бирү барлыгын күрдек», – диде ул һәм конкурс процедураларын тагын да ачыграк итәргә, шулай ук коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу буенча иң яхшы тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларны актив җәлеп итәләр. Е.Тополева-Солдунова сүзләренә караганда, 67 субъектта 141 оешма федераль бюджеттан субсидия алган, ә «Мәгариф» илкүләм проектында 20 оешма субсидия алган.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру - бөтен ил өчен өстенлекле эш, һәм бу проектларның һәрберсе социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның катнашуы өчен зур мөмкинлекләр тудыра, дип саный Россия дәүләт социаль университеты ректоры Наталья Починок. «Һәрбер проектта мәгариф системасына, квалификацияне күтәрүгә, мәгърифәтчелек чаралары аша яңа тәҗрибәләр кертүгә зур өлеш бирелгән, – дип билгеләп үтте ул. – Безгә, бу эшкә җәлеп итү өчен, дәүләткә нинди механизмнарны җайга салырга, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен, аларны бу эшкә җәлеп итү өчен, эшне ничек көйләргә кирәклеген аңларга кирәк».
Татарстанда һәм аның башкаласында 6 меңгә якын коммерциягә нигезләнмәгән оешма исәпләнә, алар соңгы елларда илкүләм проектларда актив катнашалар, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. «Грант сәясәте коммерциягә нигезләнмәгән социаль юнәлешле оешмаларны «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» проектларын гамәлгә ашыруга кушарга мөмкинлек бирә. Бигрәк тә профилактик чаралар өлкәсендә, – диде ул. - Илкүләм проектлар коммерциягә нигезләнмәгән оешмалардан нәкъ менә республика һәм аның башкаласы халкы белән турыдан-туры адреслы эш өлешендә аерылгысыз. Сез - республиканың һәр кешесе белән турыдан-туры элемтәдә торучы төп көч».
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» форумы ике көн дәвамында – 2-нче һәм 3-нче декабрьдә, бөтен илдән, шулай ук Испаниядән, Франциядән һәм Израильдән экспертлар катнашында уза. 3 ел эшләү дәверендә форумда меңнән артык кеше – Россиянең 30-дан артык шәһәреннән вәкилләр катнашты.