(Казан шәһәре KZN.RU, 12- нче июль). 16 һәм 17 июльдә Шәмәрдән - Казан һәм Кизнәр - Казан шәһәр яны поездлары үзгәртелгән җәдвәл буенча йөриячәк. Үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә.
16 июльдә номерлы 6925 Кизнер - Казан поезды: китә 20.21 сәгатьтә, Казан станциясенә 23.30 сәгатьтә җитә.
17 июльдә Шәмәрдән - Казан поезды җәдвәле үзгәрә: 6401 номерлы поезд 04.14 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 06.40 сәгатьтә җитә, дип хәбәр итә "Содружество" ААҖ Шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәте.