В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу кышкы чорга күчү һәм пассажирлар агымының сезонлы кимүе белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). 2 нче октябрьдән Казанны Зөя һәм Арча белән бәйләүче шәһәр яны поездлары расписаниедән чыгарыла. Бу кышкы чорга күчү һәм пассажирлар агымының сезонлы кимүе белән бәйле.
Шулай итеп 6001 нче номерлы Казан – Зөя, 6440 нчы номерлы Казан – Арча (дүшәмбедән җомгага кадәр) һәм 6431 нче номерлы Арча – Казан (дүшәмбедән җомгага кадәр) электричкалары йөрүдән туктаячак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта 1 нче октябрьдән берничә составның маршрутлары кыскартылачак. 6420 нче Казан – Нократ Аланы шәһәр яны поезды Кукмарага кадәр барачак. Кире юнәлештә 6425 нче электричка җибәреләчәк.
2 нче октябрьдән көн саен йөри торган 6434 нче Казан – Арча шәһәр яны поезды билгеләнә, китү – 13:14 сәгатькә, килү 14:52 сәгатькә планлаштырыла.
7 нче октябрьдән 6301 нче Казан – Төрлемә һәм 6306 нчы Төрлемә – Казан составы көн саен Зөя станциясенә кадәр һәм кирегә йөриячәк.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.