Бу электрны сүндерү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Казан Дәүләт автоинспекциясенең имтихан бүлеге 6 нчы июльдә эшен вакытлыча туктатып торачак. Бу электр челтәре җиһазларын ремонтлауга планлы чыгару өчен электр энергиясен сүндерү белән бәйле.
7 нче июльдән Модель урамы, 10 адресы буенча урнашкан бүлек гадәти график буенча эшләячәк. Шәһәрлеләр дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан языла ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.