Оешмада номинация досьесы әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын расладылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). ЮНЕСКОда Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләрен бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча номинация досьесы әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын расладылар.
ЮНЕСКОдагы РФ даими вәкиле Александр Кузнецовка ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге директоры Лазара Элунд Ассомодан хат килде, анда «Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре» объекты буенча материаллар барлык техник таләпләргә туры килә диелә.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов югары уку йорты коллективының сыйфатлы эшен билгеләп үтте. «Бу – университетның, коллективның, номинациянең тексты өстендә эшләгән һәйкәлләрне өйрәнү өлкәсендәге белгечләр, тарихчылар, физиклар, обсерватория хезмәткәрләре, архивчыларның зур җиңүе һәм казанышы. Әлеге хат Казан университеты обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертүнең тагын бер мөһим этабы тәмамлануын раслый», – диде ул.
Быел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгенә Россия объектларына тагын ике документ пакеты килде: «Спас-Преображенский соборы һәм Переславль-Залесский шәһәр валы» һәм «Городище Танаис». Бу номинацияләр шулай ук ЮНЕСКО җитәкчелеге тарафыннан уңай бәяләнде. Безнең илдән киләсе елда бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен нинди объект тәкъдим ителәчәге турындагы карар ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе һәм РФ Мәдәният министрлыгы карамагында калды. «Безгә, 2023 елда Россиядән нәкъ менә безнең номинация ЮНЕСКО комитеты каравына тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр», – дип сөйләде Р.Хәйретдинов.
Казан федераль университеты ЮНЕСКО экспертлары визитын көтә, алар астрономия обсерваториясен бәяләргә тиеш, дип хәбәр итә КФУның медиакоммуникацияләр үзәге. «Объектларыбыз бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүгә лаек, дип саныйбыз, бу – дөньякүләм гуманитар, фәнни һәм мәдәни байлыкның бер өлеше», – диде Р.Хәйретдинов.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләрен бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен кирәкле документлар бу кышта оешманың Париждагы штаб-фатирына җибәрелде.