Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2022, 11:50

КФУ эксперты: «Июль температура рекордларын куймады»

Август аенда Татарстанда һава торышы климатик нормаларга якын булачак – 18,3 градус җылы көтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). Июль аенда Казанда эссе һәм аномаль яңгырлы булды. Алтынчы ел рәттән бу айда явым-төшемнәр нормадан шактый артып китә, дип билгеләп үтте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Июль аенда уртача һава температурасы +21,5 градуска якын булачак, бу климатик нормадан 1 градуска артып китә. Шулай ук явым-төшемнәр күбрәк яуды: 79 мм (климатик норма 63 мм иде). Бу июньдәге дым җитмәүне компенсацияләде, җәйнең беренче аенда 25 мм яуган иде (норма 57 мм).

«Июль көндәлек күрсәткечләр буенча да, уртача тәүлеклек күрсәткечләр буенча да температура рекордларын куймады. Әлегә җылылык буенча рекордсмен булып 2010 ел кала, ул елда уртача айлык температура 26 градус булган иде», – дип китерә экспертның сүзләрен вузның матбугат хезмәте. Т.Әүхәдиев узган елның июль ае аномаль җылы булуын искәртте: 2021 елның июлендә уртача айлык температура +22 градус тәшкил итте, ә узган елның июне тагын да эссерәк һәм коры иде, уртача температура +22,5 градус булды.

Т.Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, РФ Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, август климатик нормага якын булачак – уртача температура +18,3 градус тәшкил итәчәк, 54 мм явым-төшем көтелә. Фараз июльнең соңгы көнендә яңадан каралачак һәм аныкланачак. «Җылы августка күнегәбез. 2010 елдан башлап бу ай температура нормасыннан бары тик өч тапкыр гына артып китмәде: 2015, 2019, 2020 елда», – дип ассызыклады эксперт.

Якындагы декада климатик нормага якын булыр дип фаразлана – тәүлеклек һава температурасы +21 градуска якын булачак.

Барлык яңалыклар