Сәфәргә бушлай кушылырга мөмкин – алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Сәфәр вакытында катнашучылар күл орнитофаунасының төр составы һәм аның канатлы әгъзалары (чомгалар, су тавыклары һәм сазлык көтүчеләре) турында беләчәкләр. Шулай ук орнитолог Казандагы сапсаннар турында сөйләячәк, кошларны һәм яңа оча башлаучы нәни кошчыкларны дөрес күзәтергә өйрәтәчәк.
Экскурсия 10:00 сәгатьтә башлана, җыелу урыны – кроссфит-мәйданчык. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, һәвәскәр орнитология хәрәкәтенең (бердвотчингның) барлыкка килүе, аның кагыйдәләре һәм шәһәрдәге беренче кош мәйданчыгы турында KZN.RU материалыннан укырга мөмкин.