Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2022, 17:18

Сәхнә арты буйлап экскурсия һәм бүләкләр кабул итү көннәре: Казан В.Ленин музей-йорты 85 еллыгын билгеләп үтә

Музейга ХІХ-ХХ гасырларга караган көнкүреш әйберләре бүләк иткән кешеләр ел ахырына кадәр учреждениегә бушлай йөри алачак.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь). Владимир Ленин музей-йортына 7 нче ноябрьдә 85 ел тула. Юбилей уңаеннан учреждение бүләкләр кабул итә һәм уникаль экскурсия әзерли, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Бүләкләр бирешү көннәре музейда 7 нче ноябрьгә кадәр уза. Шәһәрлеләр коллекцияне ХІХ-ХХ гасыр кешеләренең көнкүреш һәм шөгыльләренә караган предметлар белән тулыландыра ала. Бүләкләр күргәзмә экспонатлары яки музей программаларына реквизит булып китә алалар. Акция нәтиҗәләре буенча музей сайтында бүләкләрнең фотосурәтләрен урнаштырачаклар, ә бүләк бирүчеләр ел ахырына кадәр учреждениегә бушлай йөри алачак.

5 нче ноябрьдә музейда гадәти булмаган экскурсия узачак, ул елына бер тапкыр гына үткәрелә. Шәһәрлеләр экспозиция залларында һәм музей программалары төзелүче сәхнә артында була алачак. Экскурсияләр 12:00 һәм 15:00 сәгатьтә уза. Керү билетлар буенча, +7(843)236-90-12 телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк.

Ленин музей-йорты 1937 елның 7 нче ноябрендә – Октябрь революциясенең 20 еллыгына ачыла. Ул Ульянов-Ленин ур., 58 адресы буенча урнашкан Дворян утарының флигелендә урнашкан. Монда В.Ленин XIX гасыр ахырында әнисе, кыз туганнары һәм энесе белән бергә яшәгән.

85 ел эчендә музейда дәүләт башлыклары, чит ил илчеләре, танылган сәясәтчеләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре булды. 2017 елда музей Казан шәһәренең Мактау китабына кертелде, ә 2020 елда КПРФның Ленин премиясе лауреаты булды. 2021 елда Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы катнашында Ленин музей-йорты Кытайның 100 еллыгына күргәзмә тәкъдим итте.

Барлык яңалыклар