Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2023, 12:50

Урман терапиясе, кышкы өмә һәм балык тоту буенча мастер-класс – «Шәһәрле-галим» кышкы очрашулар сериясе башлана

Лабораториянең иң актив катнашучылары бүләкләр алачак

Фото: «Казансуның үсеш стратегиясе»

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Киләсе атнада ТР башкаласында «Шәһәрле-галим» лабораториясе чараларының кышкы программасы старт ала. ТР башкаласында яшәүчеләр Казансу елгасы һәм шәһәр экологиясе турында кызыклы фактлар белә алачак – очрашуларда иң актив катнашучыларны оештыручылардан дипломнар һәм бүләкләр көтә.

Чаңгы экскурсиясе

Вакыйгалар сериясен булачак «Савиново» паркының гүзәл территориясендә чаңгы экскурсиясе ачачак. Очрашуны биолог, гидролог һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков үткәрәчәк. Ул территориянең үзенчәлекләре һәм биологик төрлелеге турында сөйләячәк. Экскурсия 3 нче гыйнварда була, башлануы 11:00 сәгатькә билгеләнгән. Очрашу урыны Гаврилов урамы, 23А (ориентир – Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендәге шлагбаум).

Казансу буйлап һава мендәре белән суднода экскурсия

Шәһәрнең кышкы пейзажлары белән экскурсиядә хозурланырга мөмкин булачак, моның өчен һава мендәре белән судно кулланачаклар. Тукталышлар вакытында гид Лилия Кәлимуллина урыннарның экологик һәм тарихи үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Шулай ук теләгән һәркем истәлеккә фотога төшә алачак. Чара 4 нче гыйнварга планлаштырылган, 15:00 сәгатьтә башлана. Шәһәрлеләрне булачак «Манзара» паркы территориясендә («Түбән Заречье» пляжы) Берьяклы Гривка урамы, 1в, корп.1 адресы буенча көтәчәкләр.

Балыкчы утравында балык тоту буенча мастер-класс

Кышкы куркынычсыз балык тоту нигезләрен Кирмәнгә караган Балыкчы утравында узачак мастер-класста үзләштерергә мөмкин булачак. Теләге булган һәркемгә кармаклар биреләчәк. Мастер-класстан соң балыкчылар вак клиндер белән самавырдан кырлыганлы чәй эчә алачак. Исегезгә төшерәбез, быел Балыкчы утравын төзекләндерделәр – хәзер бу су янында йөрү һәм ял итү өчен инфраструктурасы булган тыныч территория. Мастер-класс 7 нче гыйнварда 11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр узачак. Балыкчы утравы Түбән Заречье дамбасы урамы, 1, Кремль күпере адресы буенча урнашкан.

Рус-Алман Швейцариясе буенча орнитология экскурсиясе

Шәһәр халкын орнитолог Артур Дегтярев белән йөрергә чакыралар. Ул Рус-Алман Швейцариясе территориясе аша узачак. Казанлылар кышкы урман буйлап йөриячәк, аларны кошларны тавышлары һәм төсе буенча танырга өйрәтәчәкләр – уңайлылык өчен бинокль алырга мөмкин. Шулай ук экскурсиядә җимлекләрне азык белән тулыландырачаклр, шуңа күрә үзең белән кыздырылмаган көнбагыш һәм чикләвек (урман һәм әстерхан чикләвеге) алып килергә мөмкин, шул исәптән биредә көн күрүче тиен гаиләсен дә сыйларга мөмкин булачак. Экскурсия 14 нче гыйнварга билгеләнгән, 12:00 сәгатьтә башлана. Шәһәрлеләрне Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча көтәчәкләр.

Зур Зәңгәр күлдә урман терапиясе

Казанлылар урман белән бәйләнешне 21 нче гыйнварда тоя алачак. Дәресне медитация практикасы укытучысы Дмитрий Никитин үткәрәчәк. Йөреп кайтканнан соң Зур Зәңгәр күлдәге экоүзәктә чәй эчү планлаштырыла. Урман терапиясе дәресе 11:00 сәгатьтә башлана. Зур Зәңгәр күл Щербаково бистәсендә, «Кадышево торак массивы» җәмәгать транспорты тукталышы янында урнашкан. Шәһәр халкын Бәллүр шарлавык янындагы экоүзәктә көтәчәкләр.

Рус-Алман Швейцариясендә кышкы өмә

Яңа ел каникулларыннан соң урманда әйләнә-тирә мохиткә һәм анда яшәүчеләргә зыян китерә торган чүп-чар күп кала. Антон Бортяков белән бергә казанлылар тыюлык урманын тәртипкә китерәчәкләр һәм калдыкларны фракцияләр буенча сортларга өйрәнәчәкләр. Өмәдә катнашучыларга бу җәйдә «Шәһәрле-галим» җәйге очрашулар сериясе активистлары шәһәрнең чүлмәк ясау остаханәләренең берсе белән бергә ясаган җимлекләрне бүләк итәчәкләр. Өмә 28 нче гыйнварга билгеләнгән, башлану вакыты: 12:00 сәгатьтә. Җыелу урыны: Бари Галиев ур., 16.

Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк. Гаризаларны кабул итү формалары соңрак «Казансуның үсеш стратегиясе» командасының социаль челтәрләрендә барлыкка киләчәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һава торышына карап, чаралар уздыру датасы үзгәрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар