В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар саны чикләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Эшмәкәрләр көнендә, 26-нчы майда, казанлылар «Химград» технополисы һәм «Спартак Спейс» креатив индустрия киңлеге экскурсияләре белән таныша алачак.
10:30 сәгатьтә «Химград» буенча экскурсия башлана, анда катнашучылар индустриаль паркның төп казанышлары һәм аның резидентлары җитештерә торган продукция турында беләчәк.
13:00 сәгатьтә «Спартак Спейс»креатив индустрия киңлеге буенча экскурсия башланачак, кунаклар популяр YouTube-проектларның, блогерлар һәм фотографларның кайда иҗат итүләрен һәм эшләүләрен күрәчәк.
Экскурсиягә язылу Казан Мэриясенең рәсми Instagram-аккаунтында башкарыла. Яздыру өчен directка ФИО, телефон номерын һәм эләгәсе килгән экскурсияне күрсәтергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.