Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2025, 10:01

Экскурсияләр, киносеанс һәм музыка: ТРның Милли музее филиалында Максим Горькийның тууына 157 ел тулу уңаеннан программа оештырылачак

Чарага теләгән һәркем килә ала

Җомга көнне, 28 мартта, ТР Милли музее филиалында «Горький көне» мәдәни программасы узачак. Вакыйга ХХ гасырның бөек язучысы һәм фикер иясе тууына 157 ел тулуга багышланган. Программада – чәчәкләр салу, экскурсияләр, фильм күрсәтү һәм башка чаралар.

Чара тантаналы рәвештә әдәбиятчы бюстына чәчәкләр салудан башлана. Казанлылар тантанага 11:00 сәгатьтә Горький ур., 34 адресы буенча кушылырга мөмкин.

Шуннан соң шәһәр халкын экскурсиягә чакыралар, ул 12:00 сәгатьтә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музееның үзәк керү урыныннан старт ала. Катнашучылар язучының яшьлеге белән бәйле урыннар буйлап узачаклар, атаклы «Марусовка»га күз салачаклар һәм 1880 елларда шәһәрнең җәмәгать киңлекләре нинди булганлыгын күз алдына китерәчәкләр.

13:30 да «Язучы – чор – герой. А.М.Горькийның тормыш һәм иҗат юлы» музей экспозициясе буенча экскурсия үткәрәчәкләр. Ә 14:30 да кунаклар «Горький фашизмга каршы» күргәзмәсе презентациясендә була алачак. Казанлылар музей тупланмасыннан язучының гуманистик карашларын һәм кешелексез идеологиягә каршы протестын ачучы материаллар белән танышачаклар. Күргәзмә Тынычлык һәм нацизмга каршы көрәш бердәмлеге елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Ул Казан музее тарафыннан булдырылган 1943 елгы экспозициянең ремейкы булып тора.

Шулай ук 14:30 да кунаклар «Горький һәм музыка» әдәби-музыкаль композициясе белән ләззәтләнә алачак. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары башкаруында язучының яраткан композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

Казан әдәбиятчыларына А.М.Горький исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы 15:00 дә була. Премия музей тарафыннан 2000 еллар башында гамәлгә куелган, ә 2018 елдан ТР мәдәният министрлыгы реестрына керә. Лауреатларны республика Язучылар берлеге сайлый.

Программа кичке киносеанс белән тәмамланачак. Шәһәрлеләрне режиссер Леонид Пчелкинның Максим Горькийның шул ук исемле пьесасы буенча төшерелгән «Кояш балалары» фильмын карарга һәм фикер алышырга чакыралар. Быел пьесаның чыгуына 120 ел һәм аны экранлаштыруга 40 ел тула. Кино күрсәтү 16:30 да башлана, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.

Барлык чараларга керү ирекле. А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее Горький ур., 10 адресы буенча урнашкан.

Программа ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә ТР Язучылар берлеге һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә оештырылды. Чара Татарстан Республикасы Милли музееның 130 еллыгы һәм А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музееның 85 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Барлык яңалыклар