В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Сентябрь аенда казанлылар өчен Серов урамында урнашкан бульвардагы яңа экопавильонда берничә чара әзерләнә. Биредә хайваннар турында лекцияләр укылачак, психолог белән очрашу, экодәрес үткәрү күздә тотыла һәм чарага килүчеләр канцелярия товарлары белән алмаша алачак.
Иртәгә, ягъни 18 нче сентябрь көнне «Игелекле Казан» фонды мәктәп укучылары өчен кирәкле канцелярия товарлары белән алмашу эшен оештыра. Чарага килүчеләр уку өчен кирәкле яхшы хәлдәге әйберләрен алмаштыра яки игелек эшләп, бөтенләйгә тапшыра ала. Чара сәгать 16:00 дә башлана.
Шимбә көнне, ягъни 20 нче сентябрьдә шәһәр халкы «Койрыклы супергеройлар: этләрнең зур ихтыяҗ булганда кешеләргә ярдәме» темасына лекция тыңлый ала. Чараны «Дог-френдли» проектының PR-менеджеры Елизавета Богданова алып бара. Теләге булганнар лекция тыңларга сәгать 14:00 гә килә ала.
Казан халкы атна ахырында, ягъни 21 нче сентябрь көнне кичке сәгать 17:00 дә «Шәһәр шартларында ерткыч кошларның тормышы» темасына лекция тыңлый алачак. Орнитолог София Хохлачева бу көнне шәһәр халкын канатлы дусларыбызның яшәү рәвеше белән таныштыра, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
26 нчы сентябрьдә «Игелекле Казан» фонды үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен очрашу оештыра. Кичә сәгать 16:00 да башлана. 27 нче сентябрьдә сәгать 14:00 дә психолог Айгөл Листова шәһәр халкы белән очрашып «Эшләрне кичектерү. Ни өчен без «соңыннан» дибез һәм моның белән нәрсә эшләргә мөмкин?» темасына фикер алышачак.
Якшәмбе көнне, 28 нче сентябрьдә, эколог, Татарстанда «Чиста уеннар» проекты координаторы «Пластик чималга яңа сулыш өрү» темасына экодәрес үткәрә. Чара сәгать 17:00 дә башлана.
«Койрыклылар: этләр ничек «сәлам» бирәләр» лекциясе айның соңгы чарасы булачак. 30 нчы сентябрьдә «Дог-френдли Татарстан» проекты эксперты этләрнең үз хисләрен ничек чагылдырулары, йорт хайваны алыну белән кеше тормышының ничек үзгәрүе хакында сөйләячәк. Дүрт аяклы дусларыбыз турында яхшырак белергә теләүчеләрне 18:30 сәгатьтә көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, Шәһәр һәм Республика көнендә, ягъни 30 сентябрьдә Серов урамындагы инклюзив бульварны төзекләндерү эшләренең икенче өлеше тәмамланды. Иҗтимагый киңлектә урнашкан күлне чистартып сафка бастырдылар, иҗтимагый киңлек исә үзе күпфункцияле яңа мәйданчыкка әйләнде. Биредә лекцияләр уку мөмкинлеге булган экопавильон барлыкка килде һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус велосипедлар бирү ноктасы эшли башлады.
Әлеге чаралар турында тулырак мәгълүмат алу һәм аларга теркәлү өчен дирекциянең рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә була.