Узган ял көннәрендә алар 50 үсенте утыртты.
Фото: Тимур Ескараевның шәхси архивыннан
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казанда Гаврилов урамындагы агачлыкта 50 нарат утыртканнар. 30-нчы октябрьдә узган экологик акциядә 25 кеше – экоактивистлар, студентлар, битараф булмаучы кешеләр катнашты.
Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты магистратурасы студенты Илнур Хөснетдинов, остазы, университет профессоры Харис Мусин белән берлектә, гади нарат үсентеләре үстерә. Гомумән алганда, өч ел эчендә егет 200-дән артык үсенте әзерләгән.
Гаврилов урамындагы агачлыкта нәкъ менә шушы төр агач утыртылу очраклы хәл түгел. Акцияне оештыручы, экоактивист Тимур Ескараев сүзләренчә, элек алар монда үскәннәр, ләкин узган гасыр башында киселгәннәр. «Тарихи наратлар Казансу елгасы буйлап үскәннәр, хәзер без аларны реинтродукцияләү белән шөгыльләнәбез, – дип аңлатты ул, – Нарат – үз-үзен серкәләндерә торган үсемлек, шуңа күрә үсентеләргә бер-берсеннән 100 метр ераклыкта урнашу кирәк».
Экоактивистлар фикеренчә, агачлар әйбәт кенә үсеп китәчәк һәм кышны уңышлы чыгачак. Алар өстәмә тәрбиягә мохтаҗ булмаса да, киләсе җәй артык эссе булса, үсентеләргә өстәмә су сибәчәкләр.
Экологларның исәбендә шулай ук Нагорный бистәсендәге наратлыкны торгызу, анда берничә ел элек агачлар давыл белән ауган, ә бер өлеше янгын вакытында янып беткән. «Җирле халык үз көчләре белән наратлар утырта, без аларга ярдәм итәргә телибез», – дип сөйләде Тимур Ескараев. Шулай ук наратларны Идел ярлары буйлап утырту планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, мондый акцияләр Казанда даими уза. Октябрь башында студентлар һәм экоактивистлар Рус-Немец Швейцариясендә 50 төп нарат утырттылар.