Республикада башлангыч стадиядә ачыкланган яман шешләрнең өлеше 2020 елда 61,1 % тәшкил иткән.
Фото: Республика клиник онкология диспансеры матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Татарстанның онкология хезмәтенә 75 ел тула. 1946 елда рак авыруы табылган пациентлар өчен нибары 25 ятак каралган булган. Бүген исә Республика клиник онкология диспансеры –Россиянең Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә филиаллары булган иң эре махсуслаштырылган дәвалау учреждениеләренең берсе. 2020 елда аның стационарларында 57,3 мең кеше медицина ярдәме алган. Республиканың сәламәтлек саклау системасы яман шешләрне иртә ачыклауда шактый уңышларга иреште. Мәсәлән, авыруларның башлангыч стадиядә ачыклана торган өлеше бүген 61,1% тәшкил итә, ә 10 ел элек бу күрсәткеч 54,1% тәшкил иткән. Коронавирус пандемиясе шартларында мәкерле авыруга каршы көрәш, онкологик авыруларның куркыныч ягы һәм аларны профилактикалау чаралары турында KZN.RU портал укучыларына, Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне алдыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында медицина технологияләренең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Ногманов сөйләде.
Эдуард Вилданович, быел онкология хезмәте үзенең юбилеен билгеләп үтә. Татарстан онкологик авыруларны дәвалау өлкәсендә уңышка ничек иреште?
Э.Н.: Татарстан Республикасында онкология хезмәтенең үсеш тарихы 1946 елга туры килә. Шуннан бирле республиканың сәламәтлек саклау системасы авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклауның югары дәрәҗәсенә иреште. Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яңа радиология корпуслары эшли башлады, анда радиотерапевтик дәвалау башланачак. Элек ул Казанда гына мөмкин иде. Моннан тыш, «Онкология авырулары белән көрәш» программасы кысаларында, узган һәм өченче елларда яңа җиһазлар ярдәмендә аз инвазив хирургик тыкшынулар санын берничә тапкырга арттырыру мөмкинчелеге барлыкка килде. Бүгенге көндә республика онкология хезмәтенең эпидемиология, профилактика, диагностика, яман шешләрне дәвалау, онкологик авыруларны тернәкләндерү һәм паллиатив терапия өлкәсендә үз эшләнмәләре бар.
Татарстан халкы арасында онкологик авырулар ни дәрәҗәдә таралган?
Э.Н.: Онкологик авырулар илдә дә, Татарстанда да үлем очракларының икенче сәбәбе булып тора. 10 ел эчендә авырулар санының тотрыклы үсеше 22-23% чамасы тәшкил итә. Үлемгә килгәндә, соңгы елларда авырулар саны артуга карамастан, үлем очраклары саны элеккеге дәрәҗәдә кала бирә. 2019 елда барлык шеш авырулары, шул исәптән яман шештән үлүчеләр саны 100 мең кешегә 187,6 (7315 кеше), беренчел мәгълүматлар буенча 2020 елда бу күрсәткеч 186,8 (7280 кеше) тәшкил итте.
Онкология белән авыру кешеләр пандемия аркасында медицина учреждениеләренә килергә курыктымы?
Э.Н.: Бер яктан, эпидемиягә каршы таләпләрне үтәргә кирәк иде, әмма икенче яктан, симптомнары булган кешеләргә өйдә утырырга катгый рәвештә ярамый. Расланган диагноз белән пациентлар онкология хезмәтенә эләкте. Без үз эшебезне туктатмадык, агымдагы вәзгыятькә җайлаштык, һәм мөрәҗәгать иткән барлык пациентларга тулы күләмдә онкологик ярдәм күрсәтелде.
Онкологик авыруларны профилактикалау турында соңгы елларда аеруча еш сөйли башладылар. Бу нәрсә белән бәйле? Элек кешеләр авырмаганмы?
Э.Н.: Чир фараоннар заманында да, киләсе меңъеллыкларда да булган, ул һәрвакыт кешене озата барган. Хәзер диагностика ясау мөмкинлекләре киңәйде. Элек яман шешне, нигездә, III-IVстадиядә ачыклаганнар, әмма медицина алга атлады. Мәсәлән, 15-20 ел элек яман шешнең башлангыч стадияләрендә ачыклана торган өлеше күп дигәндә 40-43% тәшкил иткән, бүген инде 60%-тан артык (2020 елда – 61,1%).
Һәм бу процент тагын да югарырак булыр иде, әмма төп проблема шунда ки, халык профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация узуга җитәрлек мотивацияләнмәгән. Авыру кешене хастаханәгә килер өчен үгетләргә кирәкми, ә менә шартлы рәвештә сәламәт булган, бер нәрсә дә борчымаган кешене инандырыруы читен. Бүген ракны башлангыч стадиядә ачыклау өчен диспансеризация программасына кертелгән заманча скрининг технологияләре кулланыла, һәм күкрәк бизе, колоректаль рак (калын эчәк яман шеше – ред. иск.), тире, мәни бизе, аналык муентыгы яман шешләрен башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Инструменталь методлар белән без 1 см чамасы зурлыктагы шешне ачыклый алабыз, әгәр процесс биологиясен бәяләсәк, диаметры 1 см булган шеш ул үз гомеренең ¾ өлешен узган дип исәпләнә. Авыруны ачыклау, дәвалау, исән калу яки үлем өчен ¼ өлеш кенә кала. Авыруның мәкерлеге шунда ки, бу беренче ¾ вакыт аралыгында кеше берни дә белми, бернинди симптомнар да күзәтелми. Әлеге барлык скрининг программалары авыруны нәкъ менә симптомсыз стадиядә ачыклауга юнәлдерелгән. Шеш никадәр иртәрәк табылса, дәвалау шулкадәр нәтиҗәлерәк узачак. Әгәр яман шеш алдан ачыкланган икән (шешалды халәте - ред. иск.), ракны бөтенләй дә булдырмаска мөмкин.
Ягъни рак – ул хөкем карары түгел, һәм аны дәвалау мөмкин?
Э.Н.: Әйе, әгәр дә бу рак алды яисә ракның башлангыч стадиясе, һәм ерак органнарда метастазлар булмаган очрак икән. Татарстан һәм тулаем ил буенча савыгу статистикасы дәвалану мөмкин, ди, тик кабатлап әйтәм, авыруны вакытында ачыкласаң гына. Ә моны үз вакытында профилактик тикшеренү яки диспансеризация узу гына рөхсәт итә ала.
Әгәр авыруның соңгы стадиясе турында сөйләсәк?
Э.Н.: Соңгы стадияләрдә табибның төп бурычы – авыруны, тормыш сыйфатын тәэмин итеп, озакка сузылган хроник чиргә күчерергә тырышу. Сүз тулысынча дәвалау турында бармый инде, һәм моны аңларга кирәк. Шул ук вакытта өстәмә мөмкинлекләр бирә торган яңа препаратлар спектры киңәя. Әмма яңа даруларны гамәлгә кертү – бик озак процесс, аларның нәтиҗәлелеге клиник тикшеренүләр барышында исбатланырга тиеш. Төрле лабораторияләрдә тикшерелә торган 1 мең молекуланың клиник сынауларга кадәр бары 100-е генә җитә, ә аларның бары тик берсе генә дару препаратына әйләнә. Һәрхәлдә, тылсымга ия дару юк. Рак органнар буенча гына түгел, генетика буенча да төрле. Әйтик, күкрәк бизе яман шеше белән авырган һәр хатын-кызның шеше генетик яктан уникаль булачак һәм һәр очракта, шул исәптән стадияне исәпкә алып, дәвалау индивидуаль билгеләнә.
Югары онкологик риск төркемен аерып буламы?
Э.Н.: Яман шеш теләсә кайсы яшьтә ачыкланырга мөмкин, шул ук вакытта авыручының уртача яше 65 яшь тәшкил итә. Кечерәк яшьтәге кешеләр арасында яман шеш авыруларының өлеше 50% тәшкил итә. 25 яшькә кадәрге яшьләргә килгәндә, алар да авырый, әмма шактый сирәк.
Хроник авырулар онкология үсешенең сәбәбе булырга мөмкинме?
Э.Н.: Әйе, озакка сузылган хроник чир яман шешкә әверелергә мөмкин. Мондый очракны вакытында ачыклау максаты белән, сырхауханәләрдә терапевтлар, гинекологлар, хирурглар һәм башка белгечләрдән күзәтүнең диспансер төркемнәре формалаша. Әгәр пациент аңа эләгә икән, ул диспансеризациядән тыш, үз юнәлеше буенча сәламәтлек мониторингын узарга тиеш. Бу куркыныч симптомнарны вакытында ачыклау һәм тиешле чаралар күрү өчен эшләнә.
Ашказаны авырулары һәм гастроэнтерологиянең уңышлары моңа ачык мисал булып тора. Медицинаның әлеге юнәлеше соңгы елларда яхшы үсеш алды, медицина учреждениеләре инде шактый күптән эндоскопик җиһазлар белән җиһазландырылган, бу үз вакытында ашказаны авырулы пациентларның шактый санын ачыкларга, аларны вакытында дәваларга һәм мониторингларга мөмкинлек бирде. Нәтиҗә буларак, бүген без ашказаны яман шеше белән авыручылар саны күрсәткечләренең кимүен күзәтәбез.
Ә төбәк, этник факторлар онкологик авырулар үсешенә йогынты ясыймы?
Э.Н.: Ясый. Мәсәлән, көньяк регионнарда яшәүчеләрдә, кояшлы көннәр күп булу сәбәпле, ешрак тире шешләре барлыкка килә. Ит һәм май продукциясе белән туклану гадәтләре сакланган төньяк төбәкләрдә яшәүче халыкта ашказаны-эчәк тракты шешләре еш күзәтелә . Татарстанда, сүз уңаеннан, еш кына колоректаль рак очрый, бу шулай ук милли кухня үзенчәлекләре белән аңлатыла.
Нинди симптомнар хәзер үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнлеген күрсәтә?
Э.Н.: Рак – җыелма төшенчә, ул үз эченә 100-дән артык төрле яман авыруларны берләштерә. Симптоматика беренчел шешнең кайсы органда булуына бәйле булачак.
Табибның диагноз кую этабындагы эше – эзләнү, тикшеренү эше. Аңа теге яки бу симптомнарның булуын ачыкларга һәм үз вакытында диагностика процедураларын билгеләргә кирәк. Беренчел медицина буыны табибларының эше, барыннан да элек, охшаш симптомнарны кабатлый торган яман шешләрне булдырмауга юнәлдерелергә тиеш. Тормышта төрле хәлләр була, кешеләрдә төрле симптомнар барлыкка килергә мөмкин, кайберәүләрнең ян-ягы кадап куярга, башы авыртырга, шеш барлыкка килергә, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылырга мөмкин һ.б. Түбәндәге тактиканы сакларга кирәк: әгәр симптомнар туклану һәм яшәү рәвешенә төзәтүләр керткәннән соң ике атна эчендә мөстәкыйль рәвештә узмый икән, димәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә симптомнар җитди икән – кан китү яки кан белән косу, тизәк белән кан чыгу, түзеп булмаслык авырту, эчәклекнең кискен рәвештә үткәрәалмаучанлыгы, кискен рәвештә сидек тоткарлануы – ашыгыч рәвештә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сәламәт кешегә нишләргә? Онкологияне профилактикалауның төп ысуллары нинди?
Э.Н.: Сәламәт яшәү рәвешен, хезмәт һәм ял режимын сакларга, дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән, еш кына кояш ванналарыннан баш тартырга, көнкүреш химиясе продуктларын имин файдалану кагыйдәләренә таянырга кирәк. Бу факторларның барысы да геномга нык тәэсир итә, аны җимерә, мутацияләргә китерә, һәм яман шеш күзәнәкләре барлыкка килү куркынычы арта. Әмма шул ук вакытта диспансеризацияне үз вакытында узсаң, белгечләр ракны башлангыч стадиядә табачак дигән өмет бар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган очракта яман шешләрнең үсү куркынычы минималь булачак.
Төп момент – профилактик тикшеренүләрдән баш тартырга ярамый. Югыйсә пациентлар хастаханәгә яман шешнең катлауланган формалары белән эләгәчәк. Нәтиҗәле дәвалау өчен мөмкинлекләр шактый чикләнәчәк. Соңгы чиккә барып җиткән очракларда медицина көчле түгел, һәм бу табибларның берни дә эшли алмауларыннан түгел, ә пациентның үзен шундый халәткә китергәненә бәйле. Әгәр дә кеше гомер буе үзенең сәламәтлеге турында кайгыртмаган икән, димәк ул максатчан рәвештә үлемгә бара, организм таркала, тормышның гарантиясе юк. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, кешегә белем һәм акыл, аны мөстәкыйль рәвештә куллану яки кулланмау мөмкинлеге бирелә.
Пациент һәм аның туганнарына диагноз турында белү никадәр мөһим?
Э.Н.: Советлар Союзында авыру турында, нигездә, туганнарына хәбәр ителгән, хәзер исә пациентлар мәгълүматны ничек бар, шулай җиткерүне сорый. Һәм монда реакция төрлечә була. Психологик яктан көрәшергә әзер кешеләр дә бар, әмма кайберәүләр авыруның башлангыч стадиясендә үк бирешергә мөмкин. Мондый вакытта якыннар һәм туганнар ярдәме бик мөһим, уңай психологик мохит булдыру, кәеф төшенкелеген булдырмау мөһим, бу сәламәтләнүгә киртә булып тора, моны бергәләп җиңәргә кирәк.
Шулай итеп, кешенең барлыкка килгән проблемаларны хәл итүгә аңлы рәвештә омтылуы авыру белән көрәштә уңышның нигезе булып тора.