Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2020, 14:57

Э.Зарипова: «Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча икенче урынны били»

Казанда «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» темасы буенча йомгаклау утырышы булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең  «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» темасы буенча йомгаклау утырышында катнашты.

Бу чара Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту-методика үзәге мәйданчыгында узды (Казан).

Утырыш башланыр алдыннан махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар.

Коллегия утырышы ачылышы кысаларында 2019 елда ведомство эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.

Төп докладны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.

«Безнең алда 2024 елга Россия Президенты Указы нигезендә фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы тора. Фәкыйрьлек проблемасын хәл итүгә яңа елда 635,5 млн сум юнәлтеләчәк, шул исәптән 368,6 млн сум федераль бюджеттан һәм 266,9 млн сум төбәк бюджетыннан», - дип билгеләде ул.

«Татарстан  Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча икенче урында тора. 2019 елның гыйнвар-октябрендә уртача айлык хезмәт хакы, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,9%ка арткан һәм 36 мең 357 сум тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 102,4% тәшкил итте», - диде министр.

Уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча лидер тармаклар - файдалы казылмалар чыгару (58,3 мең сум), финанс-иминият (50,5 мең сум), шулай ук фәнни һәм техник эшчәнлек (49,8 мең сум). Авыл хуҗалыгында айлык уртача хезмәт хакы күләме түбән әле - 23,5 мең сум һәм кунакханә хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә - 23,8 мең сум. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагының үсеш проценты узган ел белән чагыштырганда иң югарысы - 8,6%.

«Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан 12 мең 130 сум тәшкил итә. Татарстанда бюджеттан тыш сектор оешмалары өчен хезмәт хакының минималь күләме 14 мең сум күләмендә билгеләнгән», - диде Эльмира Зарипова.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 3,2% тәшкил иткән, бу Россия (4,6%) һәм Идел буе федераль округы (4,1%) белән чагыштырганда түбәнрәк, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.

Барлык яңалыклар