Казанда «акыллы» җылылык челтәрләрен булдыру буенча проект старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Ксения Швецова). «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте быел «акыллы» җылылык челтәрләрен булдыру проектын башлап җибәрде. Бу электр энергиясенә чыгымнарны берничә тапкырга киметергә һәм пар казаннары биналарының эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә предприятиенең генераль директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
Энергияне сак тоту һәм нәтиҗәлелекне арттыру - бүгенге көндә шәһәр халкының 25%-ын җылылык белән тәэмин итә торган предприятие эшенең төп принципларының берсе. Р.Габделхаков сүзләренә караганда, соңгы 5 ел эчендә «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте энергияне сак тотуга ел саен кимендә 150 млн сум инвестицияли.
Быел предприятие «Данфосс» компаниясе белән берлектә «Зеленая, 1» пар казаннары бинасыннан акыллы җылылык челтәрләрен гамәлгә кертү буенча сынау проектын тормышка ашыруга керешәчәк. «Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә җылылык челтәре белән идарә ителеш артачак, оптималь гидравлик режим тәэмин ителәчәк, электр энергиясенә чыгымнар кимиячәк, - дип аңлатты Р.Габделхаков. - Җылылык челтәренең барлык эш параметрлары да үзәк диспетчерлык пунктына тапшырылачак – бу штаттан тыш хәлләр вакытында җавап бирү тизлеген арттырачак. Ә шәһәрлеләр җылылык белән тәэмин итү сыйфатының артуын тоячак».
Пар казаннары биналарын автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру да җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә, дип өстәде ул. Хәзерге вакытта кеше хезмәтен кулланудан тыш тулысынча автоматлаштырылган режимда Казанда предприятиенең 164 объектыннан 58 пар казаннары бинасы һәм үзәк җылылык пункты эшли. Пар казаннары биналары һәм үзәк җылылык пунктлары эшенең барлык параметрлары үзәк диспетчерлык пунктында күрсәтелә.
«Автоматлаштыру программасы билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 3 Гкал кадәр булган пар казаннары биналары буенча эшләр башкаруны күздә тота. Программа гамәлгә ашырылган 10 ел эчендә пар казаннары биналарына һәм үзәк җылылык пунктларына хезмәт күрсәтүче персонал санын 180 кешегә киметергә мөмкинлек бирде», - дип хәбәр итте спикер.
Хәзер предприятие алдында 3-10 Гкалга кадәр уртача егәрлектәге пар казаннары биналарын оптимальләштерү һәм диспетчерлаштыру бурычы тора. Бу эш инвестиция программасы хисабына башкарыла – елга 3-4 пар казаны бинасы үзгәртеп корыла.
Быел шулай ук «Октябрь шәһәрчеге» предприятиесе тарафыннан арендаланган иске пар казаны бинасыннан һәм искергән «Космонавтлар, 21» пар казаны бинасыннан эре «Космонавтлар, 12» һәм «Г.Кутуй, 39» пар казаны биналарына кулланучыларны күчерү, шулай ук нәтиҗәсез вак пар казаннары биналарын «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык челтәрләренә күчерү проекты старт алды. Р.Габделхаков сүзләренә караганда, бу чаралар бер үк вакытта калган пар казаннары биналарыннан җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметә һәм «Татэнерго» системасында катнаш эшләп чыгару өлешен арттыра. Быел дүрт пар казаннары бинасы кулланучылары күчереләчәк – моңа 40 млн. сум тирәсе акча юнәлдерелгән.
Пар казаннары биналары арасында тоташулар булдыру һәм җылылык челтәрләрен боҗралау предприятие эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлеге бирә. Бу җылылык энергиясенең үзкыйммәтен җәйге чорда пар казаннары биналарының бер өлешен эштән арындыру хисабына киметә, дип аңлатты Р.Габделхаков һәм хәзерге вакытта шәһәрнең Совет районында урнашкан 3 пар казаннары бинасы һәм Идел буе районының 9 эре пар казаннары бинасы буенча җылылык белән тәэмин итүнең бердәм боҗрасын булдыру чаралары үткәрелүен әйтте.
«Җылылык белән тәэмин итү объектларын модернизацияләү – шәһәрлеләрнең йортларына өзлексез җылылык бирүгә бәйле төп мәсьәлә, - дип билгеләде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. - Без бу юнәлешнең финанс чыгымнары таләп итүен аңлыйбыз. Иң нәтиҗәле чишелешләрне табу мөһим».
Исегезгә төшерәбез, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте 138 пар казаннары бинасында һәм 26 үзәк җылылык пунктларында җылылык энергиясе җитештерә, шул рәвешле шәһәр халкының 25%-ын җылылык белән тәэмин итә. Җылылык кулланучыларның гомуми саны - 3702 объект, шул исәптән 1970 күп фатирлы йорт һәм 327 социаль өлкә объекты.