Казанда күп балалы гаиләләргә Константиновкада һәм Зур Дәрвишләр бистәсендә җир тәкъдим ителә
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Ел башыннан Казанның 277 күп балалы гаиләсенә бушлай җир участоклары тәкъдим ителгән, шулардан 142 гаилә гомуми мәйданы 106 мең 720 кв. м. булган участокны сайлаган. Ел ахырына кадәр тагын 1882 гаиләгә җир участоклары тәкъдим ителәчәк. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә Казанның 5685 күп балалы гаиләсе гомуми мәйданы 3 млн 580 мең 865 кв. м булган участок белән тәэмин ителгән. Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен бүлү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.
Казанда күп балалы гаиләләргә Константиновкада һәм Зур Дәрвишләр бистәсендә җир тәкъдим ителә
Бүген күп балалы гаиләләргә Татарстан Республикасының Биектау һәм Лаеш районнары территорияләрендә, шулай ук Казанның Константиновка һәм Зур Дәрвишләр бистәләрендә җир тәкъдим ителә.
Р.Галәветдинов сөйләгәнчә, 2019 елның февралендә территорияне планлаштыру һәм ызанлау буенча расланган проект нигезендә Казанның Константиновка бистәсендә күп балалы гаиләләр өчен 137 җир участогы кадастр исәбенә куелып беткән. 22-нче апрельдән алып уздырылган тиешле комиссияләрдә Казан гаиләләре 106 җир участогын сайлаган. «Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты белән расланган территорияләр планлаштыру проектлары нигезендә Константиновкада 800 кв. м мәйданлы җир участоклары формалаштырылган. Аларны 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр арасында бүләләр. Күп балалы гаиләләр өчен бу участокларны сайлау уңайлы урын, шәһәргә якын һәм транспорт үтемлелеге белән билгеләнде», - дип аңлатты Р.Галәветдинов һәм формалаштырылган участокларның 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр арасында булган ихтыяҗны тулысынча бетерүен ассызыклады.
Моңа кадәр, 2018 елда Комитет күп балалы гаиләләр арасында Зур Дәрвишләр торак массивы янында урнашкан җир кишәрлекләрен бүлү буенча комиссия үткәрде. Гаиләләр тарафыннан әлеге территорияләрдәге 309 җир участогыннан 272 җир участогы сайлап алынган.
Агымдагы елның 28-нче мартыннан Биектау районының Яшь Көч һәм Дача авыл җирлегендә урнашкан ике яңа федераль территорияне бүлү эше башланды. Биредә күп балалы гаиләләр өчен 1388 җир участогы формалаштырылган һәм кадастрлык хисабына куелган. Бүгенге көндә гаиләләр 18 участокны сайлаган. Әлеге территория буенча чираттагы комиссияләр эше 13-нче июньнән башланачак.
Март аенда шулай ук Биектау районының Дача авыл җирлегендә калган җир кишәрлекләрен бүлү буенча комиссия үтте, биредә гаиләләр 133 формалаштырылган җир участокларының 123-ен сайлаганнар.
Моннан тыш, Колсәет торак массивыннан көньяк-көнбатышка таба күп балалы гаиләләр 393 җир участогының 385-ен сайлаган. Р.Галәветдинов билгеләп үткәнчә, күрсәтелгән территорияләрне 2018 елның икенче яртысында бүлә башлаганнар. Әлеге территория буенча чираттагы комиссия агымдагы елның июль аена планлаштырылган.
2018 елда Лаеш районының Сокуры бистәсеннән төньяктарак һәм Биектау районының Каймар бистәсеннән көнчыгыштарак урнашкан яңа территорияләрдә җир кишәрлекләрен бүлү буенча комиссияләр үткәрелгән. 2016 елда алар Казанның муниципаль милкенә кергән. Шул рәвешле, дәүләт кадастр исәбенә өстәмә рәвештә Сокура бистәсе янындагы 1538 җир кишәрлеге һәм Каймар бистәсе янындагы 402 җир кишәрлеге куелды. Шуларның 1510 һәм 385 җир кишәрлеге сайлап алынган.
Шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан Башкарма комитеты белән берлектә республиканың Биектау районында якынча 1600 гектар мәйданлы федераль җир кишәрлеген әйләнешкә кертү мәсьәләсен дә карый.
«Бүгенге көндә закон буенча җир кишәрлекләренә 6605 күп балалы гаилә дәгъва итә»
Бүгенге көндә җир кишәрлекләренә закон буенча 6605 күп балалы гаилә дәгъва итә, моның өчен 756 га буш җир кирәк. Программа гамәлдә булган вакытта Казанның 5685 күп балалы гаиләсе үз участокларын алды. Сайланган территорияләрнең гомуми мәйданы 3 млн 580 мең 865 кв. м тәшкил иткән.
«Ай саен шәһәр районнары администрацияләрен теркиләр һәм 100-дән алып 140-ка кадәр күп балалы гаиләне исәпкә куялар. Исегезгә төшерәм, 2012 елның февралендә программа стартында Казанның түләүсез җир кишәрлеге алу хокукына ия гражданнар исемлегендә 1158 гаилә бар иде. Җиде ел эчендә аларның саны 10,5 тапкыр арткан һәм 12290 гаиләгә җиткән», - дип хәбәр итте Р.Галәветдинов.
Туучылар саны җир участоклары формалаштыру өчен яраклы буш җирләр дефицитына китерде. Бүгенге көндә бу мәсьәлә төп проблема булып кала. Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир бүлеп бирү мәсьәләсе федераль, региональ хакимият органнары, шулай ук коммерцияле оешмалар белән өстәмә территорияләр сайлау буенча даими эш алып бару юлы белән хәл ителә.
«Инде күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү проекты башланганнан бирле 7 ел үтте. Бер яктан, бу - федераль хөкүмәт карары, әлеге категория гражданнарга ярдәм итү өчен кризиска каршы чара булды, икенче яктан, ана капиталын түләү белән беррәттән, илдә туучылар саны үсешен стимуллаштыру инструменты булды», - дип ассызыклады Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең җир ресурслары күләмен исәпкә алып, карар дөрес һәм акланган булган, әмма ул миллионлы шәһәрләрдә үтәлү өчен катлаулырак. «Казан өчен ул икеләтә авыр булды, биредә соңгы дистә ел дәвамында туучылар саны шактыйга артты. Әйтик, программаны гамәлгә ашыру вакытында безнең шәһәрдә бушлай җир участогы алу өчен чиратта торучылар исемлеге 10 тапкыр арткан, әмма бу вакыт эчендә өстәмә җир барлыкка килмәде. Әмма без катлаулы мәсьәләләрне эзләү һәм хәл итү юлларын таптык. Казанга барыннан да бигрәк башкаларга күз салмыйча, бу авыр юлны үзенә узарга туры килә», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Комитет битендә мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми реестрын, еш бирелә торган сорауларга җавапларны, бирелә торган территорияләрнең фоторәсемнәрен, шулай ук чираттагы комиссиягә чакырылган гражданнар исемлеген табарга мөмкин. «Моннан тыш, участок сайлау өчен комиссиягә чакырыла торган барлык гражданнарга да комиссия уздыру вакытына кадәр мәҗбүри рәвештә заказ хатлары белән почта аша, шулай ук телефон аша алдан хәбәр килә», - дип ассызыклады докладчы.
Шулай ук Комитетта кайнар линия эшли. Көн саен бирегә консультация сорап 40-тан 60-ка кадәр мөрәҗәгать килә. Теләге булган һәркем күп балалы гаиләләрнең җир кишәрлеге алуга хокукларын тормышка ашыру белән бәйле барлык сорауларын телефон аша бирә ала: (843) 221-06-80.