Казан Вице-мэры БРИКС илләренең V Яшь дипломатлары форумында катнашты.
Фото: brics-russia2020.ru
«Тарихи яктан Казан дөньяның барлык илләре белән диярлек хезмәттәшлек үзәге булып тора. Казанышларыбыз белән без күп очракта нәкъ менә актив халыкара һәм муниципальара эшчәнлеккә бурычлы. Бу безгә, Россия дәрәҗәсендә дә, дөнья дәрәҗәсендә дә, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Евгения Лодвигова үз чыгышында.
Казанның төрле илләрдән 56 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар. «Без алар белән даими элемтәдә торабыз, бер-беребезнең инициативаларын хуплыйбыз һәм тиешле ярдәм күрсәтәбез», – дип ассызыклады Казан вице-мэры.
Аның фикеренчә, шәһәр дипломатиясе халыкара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын, бердәмлекне, конфликтларны булдырмый калуны тәэмин итүнең нәтиҗәле коралларының берсе булып тора. Шәһәрләр арасындагы элемтәләрне үстерү илләргә икътисадый, социаль, мәдәни проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.
Спикер Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлеге штаб-квартиралары һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләре Халыкара оешмасының Евроазиат төбәк бүлеге (ОГВН) урнашкан дип искәртте. Моннан тыш, 2019 елда Казан Мэры Илсур Метшин БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитетын (UNACLA) җитәкләде. Казан шәһәр башлыгы шулай ук Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты вице-рәисе булып тора.
«Халыкара оешмалар белән эшләү иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр белән алмашу, шәһәрләр проблемаларын хәл итү өчен уртак проектлар әзерләү һәм гамәлгә ашыру, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм төрле өлкәләрдә тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеген бирә», – дип билгеләп үтте Е.Лодвигова.
Агымдагы елның сентябрендә Казан рәсми рәвештә ЮНЕСКОның Белем алучы шәһәрләренең лобаль челтәренә кертелде. 2019 елдан Татарстан башкаласы ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә «музыка» юнәлеше буенча керде.
«Казан Россиянең күп кенә регионнарына карый алдынгы темплар белән үсә һәм, нәтиҗә буларак, белем бирү, һәрьяклы шәхси һәм һөнәри үсеш өчен ил һәм дөнья яшьләрен җәлеп итүче үзәкләрнең берсенә әверелә», – дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы вице-мэры. «2018-2022 елларга Казанда яшьләр сәясәтен үстерү» программасы да шуңа ярдәм итә. Аның максаты – яшьләрнең кеше капиталын саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыру, шәһәрдә булдырылган заманча һәм уңайлы тормыш киңлеге ярдәмендә потенциал ачу. «Без яшьләрнең барлык төркемнәренең тавышлары ишетелсен, аларның проблемалары җирле хакимият органнарына аңлаешлы булсын, ә аларның идеяләре бергәләп тормышка ашырылсын өчен тырышабыз. Яшьләр һәм яшьләр белән эшләү шәһәрләрнең уңышлы һәм тотрыклы үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе булып тора», – дип ассызыклады ул.
Шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Казанның уңай социаль, икътисади һәм экологик нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән инициативаларны тормышка ашыруда уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. «Һәм бу әле чик түгел – планнарыбыз амбицияле. Өлкән буын зирәклеге һәм тәҗрибәсе яшьләрнең креативлыгы һәм максатчанлыгы белән, яңа белемнәр белән бергә һичшиксез уңышка китерәчәк», – дип йомгаклады спикер.
БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумы Казанда 21-нче октябрьдән 24-нче октябрьгә кадәр уза. Программада эшлекле утырышлар, эксперт җәмәгатьчелеге һәм төбәк хакимияте вәкилләре белән очрашулар, шулай ук Татарстанның IT-индустрия объектларында булу каралган. Чараны Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлары советы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы оештыра.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Казан шулай ук БРИКС илләре тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумын кабул итте. Ул хәзерге заманча шәһәрләрдә тотрыклы үсеш максатларына (ЦУР) ирешүгә багышланган иде. Чара «БРИКС плюс» форматында узды, аңа бөтен дөньядан тугандаш шәһәрләр чакырылды. Аерым алганда, нотыклар белән Казан мэры Илсур Метшин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, шулай ук Россиянең, Кытайның, Бразилиянең, Һиндстанның һәм Көньяк Африка Республикасының башка шәһәрләре вәкилләре чыгыш ясады.