В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тере организмнар КФУ белгечләре тарафыннан табылган
Татарстанның Кызыл китабының быел чыгарылачак яңа басмасына мүк, бөҗәк һәм гөмбәләрнең сирәк төрләрен кертәләр. Тере организмнар КФУ белгечләре тарафыннан экспедиция барышында табылган.
Төрләрнең Кызыл китапка кертелүен билгеләгәндә, аларның саны һәм яшәү урынының өстенлекле шартларының таралуы исәпкә алына. Мәсәлән, бөҗәкләр арасында түбәндәгеләр табылган: дала чикерткәсе (Евразиядәге иң эре чикерткә, Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән), зур бронза коңгыз һәм красотел пахучий.
КФУ белгечләре млечник мэра, ксерула скромная, шулай ук Татарстан өчен яңа төрләр – гигрофор дубравный, гигроцибе дубовая, энтолома тончайшая һәм башка гөмбәләр тапкан.
Экспедициядә шулай ук мүкләрнең ике төре: почтисидячий птеригоневрон һәм гипновидный фонтиналис ачыкланган, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
РФ субъектларының Кызыл китаплары – сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбә төрләрен саклау өлкәсендә рәсми документ. Басмалар кимендә 10 елга бер мәртәбә яңартылырга тиеш.
ТР Кызыл китабының дүртенче басмасын төзегәндә КФУ галимнәре муниципаль районнарның биотөрлелеген инвентаризацияли һәм саклана торган төрләр исемлегенә ревизия үткәрә.