Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2023, 11:21

Эйнштейнның игезәге, «очучы пиксельләр», ялкаулар өчен тренажер – Казанда бөтен дөньядан роботлар күрсәтәчәкләр

Экспозицияне Россиягә беренче тапкыр алып киләләр

Фото: «Роботлар фестивале» музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Бүген Казанда «Роботлар фестивале» заманча технологияләр интерактив музее ачылды. Россиягә беренче тапкыр китерелгән экспозициядә бөтен планетадан 85 экспонат тәкъдим ителгән. Моңа кадәр инновацияләр күргәзмәсе дөньяның башка шәһәрләрендә күрсәтелде, Татарстан башкаласына кадәр аны Истанбулда тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте оештыручылар.

Күргәзмәнең иң күренекле экспонаты булып Пермь шәһәреннән Promobot компаниясе тарафыннан җыелган Эйнштейнның робот-игезәге тора. Инженерлар РобоЭйнштейнга тере кеше мимикасының йөз төсмерен имитацияләү өчен 36 сервопривод урнаштырганнар.

Тагын бер кызыклы экспонат – Крузр гуманоиды, ул беренче тапкыр 2022 елда Пекинда олимпиада ачылышында күрсәтелгән. Аның янында атаклы француз-япон роботлары Пеппер һәм Нао куелган. Бүгенге көндә өчесе дә планетадагы иң сыгылмалы роботлар, аларны еш кына фәнни һәм документаль фильмнарда төшерәләр.

Казан музеена шулай ук дөньяда беренче робобалыкны алып килделәр, аны Токио рестораннарында очратырга мөмкин. Ә Кореяда бу технологияне кулланып дөньяда беренче робоокеанариум төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, экспозициядә пилотсыз сигвей, робот-тәрәзә юучы, робот-официант һәм башка күп кенә инновацион эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

Фестивальнең интерактив программасына дүрт техношоу кертелгән. Мәсәлән, кунаклар «очучы пиксельләр»не күрәчәкләр, нейрон челтәрләре ярдәмендә сәнгать әсәрләре булдырачаклар, ясалма интеллект белән аралашачаклар һәм киләчәкнең «акыллы йортын» сынап караячак. Теләге булган һәркем киләчәктән аяк пианиносында уйный, яшелчәләрдән, киемнәрдән һәм хәтта башка кунакларныкыннан да «музыка чыгара», шулай ук Россиянең Promobot V4 белән бии ала.

YouTube роликлары белән танылган зур робоэт Юнитри үзенең аерым шоуын күрсәтәчәк: эт вальсын башкарачак, әйләнәчәк һәм арткы аякларына басачак.

Өстәмә рәвештә махсус виброплатформа эшләячәк. Аның ярдәмендә виртуаль, тулыландырылган чынбарлыкның яңа зоналарын һәм ялкаулар өчен иң яңа фитнес-тренажерны сынап карарга мөмкин.

Музей 16 нчы июльгә кадәр 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 91 адресы буенча эшләячәк.

Барлык яңалыклар