В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явыз ниятле затлар танышлары исеменнән зарарлы файллар юллаган
Денис Гордийко фотосы
Казанда яшәүче ике кеше мессенджерларга юлланган «видео»га сылтама аша кереп, алдакчылар тозагына эләккән һәм акчаларыннан мәхрүм калган. Явыз ниятле затлар тарафыннан китерелгән гомуми зыян суммасы 28 мең сумнан артык дип бәяләнә.
Полициягә Казанның 48 яшьлек кешесе мөрәҗәгать иткән. Ир-атка мессенджерларның берсендә танышыннан хәбәр килгән. Әңгәмәдәше видеога сылтама җибәргән һәм андагы кешене тануын сораган. Файлны караганнан соң, ир-атның телефонына автомат рәвештә читтән торып онлайн-банкка керү программасы урнаштырылган. Әлеге программа ярдәмендә җинаятьчеләр зыян күрүченең 170 мең сум акчасын үзләштермәкче булган. Тик әлеге гамәлләре барып чыкмый, шулай да аферистлар үзләренә 13 мең сум акча күчерә алган. Соңрак зыян күрүче танышының аккаунтына зыян килгәнен белгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, шундый ук очрак шәһәрдә яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз белән булган. Хатын-кыз дусты исеменнән видеоархив итеп юлланган зарарлы файлны ача. Нәтиҗәдә, явыз ниятле затлар шәһәр кешесенең онлайн-банкына читтән торып кереп, аның 15 мең сумнан артык акчасын урлый.
Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.
Казан полициясе гражданнардан таныш булмаган затлардан алынган сылтамалар аша башка чыганакларга күчмәүләрен, шикле файлларны ачмауларын һәм аларның хуҗалары белән телефон аша яки шәхсән элемтәгә кереп, сәхифәләрнең дөреслеген тикшерүләрен сорый.
Алдарак Татарстан башкаласында яшәүче ир затының чит илдә җитештерелгән автомобиль сатып алырга теләп 3 миллион сумга якын акчасын югалтуы хакында хәбәр ителгән иде. Зыян күрүче чит ил автомобилен сату турындагы белдерүне мессенджерларның берсендә тапкан. «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.