В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аферистлар зыян күрүчеләрне тимераякта шуу һәм спорт костюмы өчен алдан түләргә ышандырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Ике казанлы интернеттан тимераяклар һәм спорт костюмы алырга маташып, мошенникларның хәйләсенә тарыган. Зыян күләме 44 мең сумнан артык тәшкил иткән.
6 нчы гыйнварда «Савиново» полиция бүлегенә ТР башкаласының 19 яшьлек кешесе мөрәҗәгать иткән. Ул хоккей тимераякларын сату турында игълан тапканын сөйләгән. Зыян күрүчене килешү шартлары канәгатьләндергән һәм ул мошенникларның счетына 37 мең сум акча күчергән. Товар килмәгән һәм егет полициягә мөрәҗәгать иткән.
Шундый ук очракны «Гвардия» полиция бүлеге дә теркәгән. Социаль челтәрләрнең берсендә зыян күрүче хатын-кызлар товарлары кибете аккаунтын таба һәм анда спорт костюмы сатып алырга була. Кирәкле сумманы ул алдан күчерә. Соңрак Казанда яшәүче ханым кибет аккаунтының блоклануын ачыклый, товар аңа килми. Зыян күрүче 7 мең сумнан артык акчасын югалткан.
Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсендәге 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.