В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре дип таныштырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). ТР башкаласының ике кешесе, мошенникларга ышанып, барлыгы 1,4 млн сум югалткан.
«Авиатөзелеш» полиция бүлегенә 24 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа билгесез затлар кесә телефонына шалтыратып, үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырган. Җинаятьчеләр әңгәмәдәшен аның исеменә билгесез затлар кредит алырга омтыла, дип ышандыра. Аны кайтару өчен мошенниклар акчаны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итә. Казанлы ышана һәм аларга якынча 900 мең сум акча күчерә.
Шәһәрдә яшәүче 41 яшьлек ханым да шундый ук хәлгә эләккән, ул «Япеев» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ханымга шулай ук банкның ялган куркынычсызлык хезмәте вәкилләре шалтыраткан. Мошенниклар хәйләсенә эләгеп, ул 500 мең сумга якын акчасын югалткан.
Полициянең ике бүлегендә дә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полицейскийлар мошенниклык гамәлләренә катнашы булган затларны эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР башкаласы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр иткәнчә, ел башыннан шәһәрдә полицейскийлар 1,7 мең киберҗинаять ачарга өлгергән, бу узган ел күрсәткечләреннән 37% ка күбрәк. Гомумән алганда, шәһәрдә 17,5 мең җинаять теркәлгән, аларның якынча 40% ы яисә 6,5 меңнән артыгы мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр ярдәмендә кылынган.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик туса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның артында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә
күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.