Бу күперне реконструкцияләү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, хәрәкәт 21 нче майдан 20 нче октябрьгә кадәр Школьная урамыннан Заречная урамына кадәрге участокта ябыла.
Исегезгә төшерәбез, Константиновка поселогында Вертелевка елгасы, ә Кадыш поселогында Солонка елгасы аша күперләрне реконструкцияләү башланды. Белгечләр корылмаларда терәк конструкцияләрне алыштырачак, тротуарларны ремонтлаячак, яктырту челтәрләрен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементларын урнаштырачак.
Эшләр вакытында күперләрдә хәрәкәт ябыла, ә автомобильчеләр өчен өстәмә юллар булдырылачак.