В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә эшләр өч участокта этаплап узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казанда Чкалов урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте ябылачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Биредә эшләр этаплап узачак. 5-нче июнь 19.00 сәгатьтән 8-нче июнь 6.00 сәгатькә кадәр Чкалов урамында 9-нчы һәм 10-нчы номерлы йортлар арасында хәрәкәт чикләнәчәк.
12-нче июнь 19.00 сәгатьтән 15-нче июнь 6.00 сәгатькә кадәр Чкалов урамында 9-нчы һәм 8-нче номерлы йортлар арасындагы участок ябылачак.
19-нчы июнь19.00 сәгатьтән 22-нче июнь 6.00 сәгатькә кадәр транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте Полевая урамында урнашкан 7-нче һәм 9-нчы номерлы йортлар арасында чикләнәчәк.
Хәрәкәт Батыршин урамындагы 38, корп.1, 38 корп.2 номерлы йортлар, Чкалов урамындагы 7, 9, 10, 11, 15-нче номерлы йортлар өчен Чкалов урамы һәм Полевая урамы буенча урнашкан җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле чикләнәчәк.