В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Станция, метрополитенның икенче тармагы төзелеше белән бәйле рәвештә, вакытлыча ябылган иде
Денис Гордийко фотосы
Казан метрополитенында «Дубравная» метро станциясе 18 ноябрьдән вакытыннан алда ачыла. Поездлар гадәти режимда иртәнге 6:00 сәгатьтән хәрәкәт итә башлаячак.
Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линиядә 11 электр поезды йөриячәк. Хәрәкәт интервалы 5 минут 3 секунд, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Исегезгә төшерәбез, Казан метросының беренче линиясендәге «Дубравная» станциясенә поездлар хәрәкәте, метрополитенның икенче тармагы төзелеше белән бәйле рәвештә, вакытлыча туктатылган иде.
Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрымга сузылган беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» дип аталачак дүрт станциядән тора. Әлеге станцияләрне 2027 елда ачарга ниятлиләр. Аннары төзелеш эшләре Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе ягына таба дәвам итәчәк.