В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Казанда Яшьләр урамы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу Салих Сәйдәшев урамындагы яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре белән бәйле. Тиешле документка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Чикләү 1 нче декабрьдән 25 нче декабрьгә кадәр 3 нче бинадан 35/1 номерлы бинага кадәрге участокта һәм Салих Сәйдәшев урамы киселешендә гамәлдә булачак.