В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җир асты җәяүлеләр кичүенең реконструкциясе белән бәйле
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль). Казанда Николай Ершов урамы участогында хәрәкәт чикләнде. Бу җир асты җәяүлеләр кичүенең реконструкциясе белән бәйле.
Шәһәр башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 30 нчы октябрьгә кадәр Толстой урамы ягына таба хәрәкәт юнәлешендә юлларның бер өлеше өлешчә ябылачак.
Элегрәк ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин җир асты кичүен реконструкцияләү вакытында Ершов урамында светофор урнаштырырга кушты.