В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу горизонталь юнәлешле бораулау ысулы ярдәмендә су белән тәэмин итү челтәрләрен салу буенча эшләр башкару белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). Казанда Лейтенант Красиков урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу Юдино микрорайонындагы Ильич урамында урнашкан торак комплекстагы тугыз катлы 1 нче номерлы йортка горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән су белән тәэмин итү челтәрләрен салу буенча эшләр башкару белән бәйле.
22 нче сентябрьнең 21:00 сәгатеннән 24 нче сентябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр Лейтенант Красиков урамындагы 8 нче йорт каршындагы юл һәм тротуар өлешчә ябыла.
25-28 нче сентябрьдә Лейтенант Красиков урамындагы 8 нче йорт каршындагы тротуар тулысынча ябылачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.