В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда төзекләндерү эшләре башкарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Дементьев, Шуртыгин урамнарында һәм А.Камалиев проспектында төзекләндерү эшләре белән бәйле транспорт хәрәкәте чикләнде. Чикләүләр 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Аерым алганда, Дементьев урамында, Максимов урамыннан Академик Павлов урамына кадәр, А.Камалиев проспектында, Академик Сахаров урамыннан “XXI гасыр” торак комплексына кадәр, Шуртыгин урамында, Патрис Лумумба урамыннан Гадел Кутуй урамына кадәр, транспорт хәрәкәте чикләнде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисенең әлеге карарына Башкарма комитетта кул куелды.