Участокта магистраль җылылык үткәргеч реконструкцияләнәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
22 нче августтан 29 нчы августка кадәр юл өлешчә ябылачак һәм Волгоград урамы буенча – Короленко урамы белән кисешкән урында (Маршал Чуйков урамына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә) – җәяүлеләр кичүе тулысынча ябылачак.
30 нчы августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр Волгоград урамы буенча – Короленко урамы белән кисешкән урында (Хөсәенов Ямашев проспекты ягына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә) юл өлешчә һәм җәяүлеләр кичүе тулысынча ябылачак.