Автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен 19-нчы һәм 17а/2-нче номерлы биналар янындагы урам участогы ябык.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Казанда вакытлыча Порт урамы буенча транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
2-нче июньгә кадәр хәрәкәт Порт урамында 19-нчы һәм 17а/2-нче биналар янында чикләнгән.
Бу җылылык челтәрләрен күчереп урнаштыру белән бәйле.