В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу метрополитен төзү эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанда вакытлыча Академик Сахаров урамындагы автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәтен чикләделәр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
24-нче марттан 24-нче апрельгә кадәр хәрәкәт 6-нчы һәм 10-нчы номерлы йортлар арасындагы җирле юл буйлап ябык.
19-нчы апрельдән 17-нче июльгә кадәр хәрәкәт 12-нче һәм 16-нчы номерлы йортлар арасында һәм 12-нче номерлы йорт янындагы юл өлеше буенча чикләнәчәк.
Бу метрополитен төзү эшләре белән бәйле.