В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү дә вакытлыча ябыла
Фото: Денис Гордийко
4 нче августта 14:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
ике якка да Сибгат Хәким урамы буенча – Декабристлар урамы киселешеннән Әпсәләмов урамы киселешенә кадәрге участокта;
Бондаренко урамының ике ягында да – Сибгат Хәким урамындагы 3 нче йорттан алып Сибгат Хәким урамына тоташкан урынга кадәр.
Шулай ук «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү вакытлыча чикләнәчәк, аның янында бәйрәм концерты узачак. Исегезгә төшерәбез, тамашачыларны «Любэ» төркеме чыгышы көтә.