Бу метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче август). Казанда вакытлыча Юлиус Фучик урамы буйлап хәрәкәтне чикләячәкләр. Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше зонасыннан җылылык үткәргечне чыгару белән бәйле.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 1 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр 145а йортыннан 149 нчы йортка кадәрге участокта җирле юлны тулысынча, ә төп юлны өлешчә ябачаклар.