В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җир өсте җәяүлеләр кичү җайланмасы өчен торык конструкцияләрен монтажлау белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Казанның Җиңү проспекты һәм Минск урамы чатында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу җир өсте җәяүлеләр кичү җайланмасы өчен торык конструкцияләрен монтажлау белән бәйле.
«Волга-Автодор» ҖЧҖ хәбәр иткәнчә, машина юлы 3-4 нче март көннәрендә 22:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр, 4-5 нче март көннәрендә 22:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр, 7-8 нче март көннәрендә 22:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр ябык булачак.
Юллар ябылган вакытта Глазунов урамыннан ветеринария академиясенә кадәр участокта элемтә челтәре сүндереләчәк. Шуңа бәйле рәвештә 5 нче, 5а һәм 7 нче номерлы трамвай маршрутлары хәрәкәте 3 нче мартның 23:00 сәгатеннән 4 нче мартның 5:00 сәгатенә кадәр, 4 нче мартның 23:00 сәгатеннән 5 нче мартның 5:00 сәгатенә кадәр, 7 нче мартның 23:00 сәгатеннән 8 нче мартның 5:00 сәгатенә кадәр туктатылачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.