Казанның сугыш ветераннары госпиталендә тез, иңбаш һәм балтыр сөяге буыннарын эшләтү өчен хәрәкәт аппаратлары барлыкка килде. Җиһазлар «Казанькомпрессормаш» АҖ госпиталенә бүләк ителгән, дип хәбәр итә ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе.
Тернәкләндерү механотерапия кабинетында үткәрелә. Аппаратлар махсус операция сугышчыларына һәм гади пациентларга буыннарда үткәрелгән операцияләрдән яки инсульт кичергәннән соң тернәкләнергә ярдәм итәчәк.
Госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов сүзләренә караганда, аппаратларда ясала торган күнегүләр дәвалауның сыйфатын күтәрүгә һәм вакытында ярдәм күрсәтүгә ярдәм итә. Мондый хәйрия акцияләре пациентларның стационарда булу вакытын кыскарта.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Исаев урамындагы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан сугыш ветераннары госпиталенә капиталь ремонт
башланды . 2 нче номерлы дәвалау бинасында 8 мең квадрат метрдан артык мәйданда эшләр тәмамланган. 2024—2025 елларда 3,5 мең квадрат метрга якын мәйданлы беренче дәвалау корпусын яңарту планлаштырыла.