Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2023, 12:47

Казаннан ике пенсионер аферистка 350 мең сум акча тапшырган

Мошенниклар аларга оныкларының бәлагә эләккәнен хәбәр иткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Казаннан ике пенсионер ханым мошенниклар корбаны булган. Алар аферистларга 350 мең сум акча тапшырган.

20 нче февральдә Авиатөзелеш районында яшәүче хатын-кызларның өй телефонына таныш булмаган кешеләр шалтыраткан һәм оныгының бәлагә эләккәнен һәм бу мәсьәләне хәл итү өчен акча түләргә кирәклеген хәбәр иткән. Әңгәмәдән соң пенсионер, якын кешесенең язмышы өчен куркып, килгән курьерга 200 мең сум акча бирә. Икенче пенсионер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән «оныгына» ярдәм итәргә теләп, 150 мең сум акча югалткан.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчеләр туганнарына шалтыраткан һәм бернинди дә авария булмавын белгән. Хатын-кызлар аферистлар корбаны булуларын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Сафиуллин» һәм «Авиатөзелеш» полиция бүлекләрендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полицейскийлар җинаятьчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар бүгенге көнгә кадәр иң популяр мошенниклык төре булып кала бирә.

Барлык яңалыклар