70 һәм 64 яшьлек ике Казан пенсионеры мошенниклар корбаны булган. Акчаларын арттырырга һәм сакларга теләп, ир-атлар кредит алган һәм алдакчыларга 900 мең сумнан артык акча күчергән. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Өч көн дәвамында төрле номерлардан мошенниклар 70 яшьлек пенсионерга акчаларын отышлы инвестицияләү тәкъдиме белән шалтыратканнар. Озак үгетләгәннән соң ул аферачылар тәкъдим иткән абонент номерына 170 мең сум күчергән. Әмма, беркадәр вакыттан соң ир-атка аның кертелгән акчалары куркыныч астында һәм аларны чыгарырга кирәк, дип хәбәр иткәннәр. Бу операция өчен алдакчылар Казанда яшәүчедән тагын 750 мең сум сораганнар.
Мошенниклар сораган акча булмау сәбәпле, үз акчаларын сәүдә мәйданчыгына күчерсен өчен, ир-ат 64 яшьлек танышына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мисал өчен, икенче зыян күрүче 749 мең сумнан мәхрүм ителгән, шуларның 360 меңен ул бурычка алган һәм 260 меңгә кредит рәсмиләштергән.
Идарә тармагында мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә, үз банк карталары турында мәгълүмат бирмәскә һәм билгесез хисап язмасыларына акча күчермәскә кирәк, дип искәртәләр. Мошенниклык яки җинаять кылынган очракта кичекмәстән 102 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк.