В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Марафон кысаларында берничә хәйрия чарасы узачак
Фото: Денис Гордийко
Бу чорда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Рамазан – игелекле эшләр ае» хәйрия акциясе үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр мөфтиятнең матбугат хезмәтендә.
Казанда һәм Татарстанда марафон кысаларында түбәндәге чаралар узачак:
- 29 нчы мартта XII Республика ифтары. 2024 елдан чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эгидасы астына күчте, ул РФ һәм мөселман илләре арасындагы халыкара элемтәләрне ныгыту өчен хезмәт итәчәк.
Ифтарда катнашучыларны бай мәдәни программа көтә. Программа Россиядә игълан ителгән Гаилә елын һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелгән. Оештыручылар чарага танылган Коръән укучыларны һәм нәшид башкаручыларны чакырырга планлаштыралар. Мәҗлес кунакларын каршы алу, күмәк намаз укуны оештыру, ризыклар тарату һәм аннан соң җыештыру өчен 700 волонтер җәлеп ителәчәк;
- мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары;
- Татарстан мәчетләрендә ифтарлар, шуларның 46 сы – Казанда;
- төзәтү колонияләрендә көндәлек ифтарлар;
- авыру балаларга, мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм;
- шәһәрнең 30 нчы маршруты буенча бушлай автобус.
Рамазан ае 10 нчы мартта кояш баегач керә. Шул сәбәпле Татарстан мәчетләрендә беренче тәравих намазы 10 нчы мартта укылачак, ә икенче көнне мөселманнар ураза тота башлаячак. ТРда Ураза гаетен бәйрәм итү 10 нчы апрельгә планлаштырылган.