Дәресләр октябрьдә башланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). 1 нче октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Дәресләр республиканың 700 дән артык мәчетендә узачак. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500 гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк.
Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган, укырга килүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән бердәм «Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы» буенча алып барыла. Әлеге программа, заман таләпләрен исәпкә алып, һәрдаим камилләштерелә.
Курсларны тыңлаучыларны «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы» дисциплиналарына өйрәтәчәкләр. Уку программасына хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле кертелгән. Шулай ук укучыларга төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән торган «Ислам дине нигезләре» китабы буенча укыячак.
Дәресләр күбесенчә ял көннәрендә үткәреләчәк. Дәресләр челтәре тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып төзелә. Еш кына мәчет курсларында ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым белем ала. Уку процессы өч ел дәвам итәчәк.
Йөреп белем ала алмаучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, укыту белем бирү платформасында да, бушлай мобиль кушымтада да алып барыла.