Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2020, 12:08

«Может быть» хушбуе, «Алсу» сабыны һәм Югославиядә тегелгән күн пәлтә: 8 Мартка совет хатын-кызларына нәрсә бүләк иткәннәр

KZN.RU порталы Социаль-көнкүреш музеенда яңа тематик күргәзмә экспонатлары белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Алена Мирошниченко). Совет хатын-кызлары, тыйнак булуларына карамастан, бүләкләр алырга яратканнар. Ир-атлар, әниләрен, хатын-кызларын, кызларын сөендерергә теләп, бүләкләр тапшырганнар - иң кыйммәтлеләрне түгел, әмма чын күңелдән. Әйтик, 1980 елларда презент сыйфатында дефицит косметика һәм парфюмерия, галантерия предметлары, кулдан эшләнгән сувенирлар биргәннәр. Бүген бу раритетларны кемдер үз өендә саклый, ә теләүчеләр бу көннәрдә тематик экспозиция урнаштырылган Социаль-көнкүреш музеенда бәйрәм атмосферасына күмелә ала. Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов KZN.RU порталы корреспондентына экскурсия үткәрде һәм ул вакытта 8-нче Мартка бүләк ителгән иң популяр бүләкләр турында сөйләде.

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаулар инде мәктәп бусагасыннан башланган. Хезмәт дәресләрендә малайлар открыткалардан шкатулкалар ясаганнар, агачта рәсемнәр һәм сыйныфташларының исемнәрен яндырып төшергәннәр. Хәер, кызларга кечкенә генә сатып алынган бүләкләр дә бүләк иткәннәр. Ул вакытта аларга егетләр уртача 50 тиеннән 1 сумга кадәр акча җыйганнар. Кызларга, кагыйдә буларак, яз башлануны символлаштырган чәчәкле фигуралар бүләк иткәннәр. Әйтик, Казан музеенда пыяла шарда чәчәк рәвешендәге сувенир сакланган. 80-нче елларда мондый бүләк 60 тиен торган. Әгәр бюджет күбрәк - 1 сумга кадәр булса, малайлар кызларга пластмасса ландышлардан чәчәк бәйләмнәре бүләк итә алганнар. «Ул вакытта пластмасса модага керде һәм көнкүрештә чагыштырмача яңа материал буларарк кулланылды. Пластик чәчәкләр бүләк итү хурлык саналмаган», - дип аңлатты Рөстәм Вәлиәхмәтов.

Әлбәттә, 8 Мартка ир-атлар тере чәчәкләр дә бүләк иткәннәр. Ул чакта лалә һәм роза чәчәкләре бүгенгедәй киң таралмаган, шуңа күрә хатын-кызларга, нигездә, мимоза һәм канәфер биргәннәр.

Сүз дә юк, 8 Мартка иң киң таралган бүләкләрнең берсе хушбуй булган: «Школьные годы», «Красная Москва», «Может быть», «Пиковая дама», «Гузель». Социаль көнкүреш музее директоры сөйләвенчә, «Школьные годы» хушбуе, үз атамасына карамастан, мәктәп укучылары өчен билгеләнмәгән, аның исе күбрәк «өлкәннәргә» туры килгән, флакон бәясе 1 сумга якын булган.

«Красная Москва» хушбуе бик популяр булган. Алар шактый кыйммәт торган: зур флаконда - 5 сум тирәсе, кечкенәдә – 1 сум 32 тиен. «Бу хуш ис шактый җитди саналган, аны 40 яшьлек хатын-кызлар өстен күргән, ә кызларга йомшаграк исләр ошаган», - дип билгеләп үтте Р.Вәлиәхмәтов.

Кызлар бик теләп бүләккә ул чорның танылган «Может быть» хушбуен кабул иткәннәр. Алар Польшада җитештерелгән һәм җиңел күңелгә ятышлы хуш искә ия булган. «Бер вакытны аларны гадәти кибетләрдән табып булмый башлады, без аларны базарда чегәннәрдән дәүләт тарафыннан билгеләнгән бәядән өч тапкыр кыйммәтрәк бәягә – 3 сум 50 тиенгә сатып ала идек», – дип сүзгә кушылды музейга килүче ханымнар.

Казанлылар шулай ук үз ярларына «Пиковая дама» хушбуен бүләк иткән – алар республика башкаласында чыгарылгана һәм 4 сум тирәсе торган. Әмма хатын-кызлар өчен иң яратканы булып Climat француз хуш исле Lancome хушбуе торган. Бу парфюм 25 сум торган һәм аны бөтен кеше дә үзендә булдыра алмаган.

Кызга бүләк «исемле» дә булырга мөмкин булган - 80-нче елларда «Наташа» дигән көндезге крем һәм хушбуй киң таралган. ТАССРның М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинатында «Рената» дезодоранты, «Гүзәл» хушбуе һәм «Алсу» сабыны чыгарылган, аларны гүзәл затларга бүләк иткәннәр.

Халыкара хатын-кызлар көнендә бүләк сыйфатында еш кына арзанлы бижутерия биргәннәр: йөзек, брошка, оригиналь каешлар, хәер, туры килгән бизәнү әйберен сайларга җиңел булмаган.

Күп кенә совет хатын-кызларының хыялы Югославия яки фин күн пальтосы булган. «Советлар Союзында яшәүче бер генә кеше дә мондый бүләккә битараф кала алмаган. Үз сөйгәненә аны һәркем дә бирә алмаган, чөнки күн эшләнмәсенең бәясе 500 сумга кадәр җитә иде, ә бу инженерның дүрт хезмәт хакы.»- дип сөйләде Р.Вәлиәхмәтов. Аның сүзләренә караганда, мондый пәлтәне ирекле сатуда – түләү өчен махсус чеклар кабул ителгән валюта кибетендә яисә «кара» базарда, әйберләр кулдан-кулга тапшырылган җирдә генә табып булмаган. Күн пәлтәне мех якалар белән бизәгәннәр, мех башлыклар белән кигәннәр. «Шул рәвешле киенгән хатын-кызлар бик зыялы күренгән һәм халык төркемендә үзенең элегант һәм бай кыяфәте белән аерылып торган», - дип сурәтләде тулы образны Р.Вәлиәхмәтов.

Хатын-кызлар 8 Мартка шулай ук үзара да бүләкләр алмашкан һәм бер-берсенә тырнак буяу өчен лак, «Ленинградская» күз буяу тушы, кремнар, колготкалар бүләк иткәннәр.

Кибеттә бүләкне үтә күренмәле пленкага төреп, бант бәйләүне сораганнар, аңа открыткалар куйганнар.

Совет шәһәрләре урамнарында 8-нче мартта бәйрәм кәефе сизелп торган. «Совет кешесенең вак-төякләргә һәм иң гади бүләкләргә чын күңелдән шатлана алуы турында без һәрвакыт бик теләп сөйлибез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Вәлиәхмәтов.

Искә төшерәбез, нәкъ 55 ел элек, 1965 елда, Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март - Советлар Союзында бәйрәм генә түгел, эшләми торган ял көненә әверелде.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар