Россия халыклары мәдәниятенә багышланган концерт 14-нче сентябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Иртәгә, 14-нче сентябрьдә, Казанның «Черек күл» паркында «Халыклар дуслыгы» концерты узачак. Бәйрәм программасы Россия халыкларының мәдәниятенә багышлана – амфитеатрда заманча рус, татар, мари һәм мордва музыкасы яңгыраячак.
Татар мәдәниятен һәм телен «Бәллүр» триосы тәкъдим итәчәк. Коллектив үз хитларын, шулай ук заманча җайлаштырылган классик татар җырларын башкарачак. Хәзерге заман интерпретациясендә рус халык музыкасын баянчы һәм аккордеонист Айдар Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов тәкъдим итә.
Удмуртия Республикасын мордва һәм рус телләрендә үз җырларының автор-башкаручысы Юлия Рахманюк тәкъдим итәчәк. Ә Чуашстан мәдәнияте һәм заманча музыкасы белән кунакларны «Вера Кожеманова & Jazz Trio» коллективы таныштырачак.
Марий Эл республикасыннан гадәти булмаган музыкаль коллектив – «У ЕН» эксперименталь төркеме киләчәк. Алар рэп һәм гранжны мари телендә башкаралар.
Бәйрәмне Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры чыгышы төгәлли.
«Халыклар дуслыгы» концерты «Черек күл» паркында 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итәләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанның җәмәгать киңлекләрендә җәйге сезон тәмамлана. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле чаралар әзерләнгән.