Көндез һаваның максималь температурасы +15-17 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Казанда яңгырлы һава торышы саклана. Көндез дә, төнлә дә шәһәрдә бераз яңгыр явачак. Шул ук вакытта аязучан болытлы һава булачак, уртача тизлектә җил исәчәк – төнлә төньяктан, көндез – төньяк-көнбатыштан. Караңгы вакытта терекөмеш баганалары +8-10 градус күрсәтәчәк, ә көндез – +15-17.
Моңа карамастан, Татарстанда 14-19 сентябрьдә урманнарда югары класслы янгын куркынычы саклана – 4 һәм 5 класс. Моннан кала, бүген көндез, 17 сентябрьдә, республикада урыны белән яшен көтелә, җилнең тизлеге 18 м/с кадәр артачак.
Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава булачак, урыны белән яңгыр көтелә. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, көндез – +14-19 градус, көнчыгыш районнарда – +23 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.