В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава +11 градуска кадәр җылыначак
Фото: Денис Гордийко
Казанда иртәгә болытлы булачак, көндез бераз яңгыр һәм урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк, көндез ул +11 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе, 14 нче апрель төнендә Татарстанда термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +7..+12 градус тәшкил итәчәк.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында шулай ук көчле җил көтелә, көндез секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Һава температурасы төнлә -1..+4 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +16 градуска кадәр күтәреләчәк.