В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11-нче июльдә һава температурасы +23 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). 11-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз гына яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында көчәеп, тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Төнлә һава температурасы 12-14 градус, көндез - 21-23 градус тәшкил итәчәк.
Тулаем республика буенча болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы 10-нан 15 градуска кадәр, көндез – 20-дән 25 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.