В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче июньгә кадәр республикада урманнарда янгын куркынычы саклана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Синоптиклар казанлыларны һава шартларының начараюы турында кисәтә. Алдагы төндә һәм иртәгә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил булыр дип фаразлана, яшенле яңгыр вакытында көчле, секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә – 13-15 градус җылы, көндез – 25-27 градус.
Тулаем алганда, республика буенча кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез һәм кич аерым районнарда – яшен. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил, яшенле яңгыр вакытында көчле, 15-18 м/с ка кадәр. Төнлә һава температурасы +8...+13 градус, көнбатыш районнарда +16, көндез +23...+28 градус.
ТР гидрометеорология үзәге кисәткәнчә, 8-нче июньнән 15-нче июньгә кадәр Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары (4-нче класс), республиканың Ерак Көнчыгышында урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 нче класс) саклана, дип кисәтә.