Синоптиклар казанлыларга яңгыр, яшен һәм боз явачак дип җиткерә

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). 19-нчы майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм көндез яңгыр явачак, аерым районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, көндез секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бүген төнлә +6-8 градус, көндез +13-15 градус булачак.

Гомумән алганда, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, бүген төнлә, 19-нчы май көндез һәм кичен яңгыр көтелә, кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр булачак, урыны белән яшен, боз фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, уртача, көндез һәм кич белән көчле булачак - секундына 15-20 метрга кадәр, аерым районнарда секундына 24 метрга кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +4...+9 градус, көндез +13-18 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
2020-05-18T14:30:48+0300